Сәламәтлек дәресе (6+)

14 һәм 15 апрельдә 8 нче санлы балалар китапханәсе «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында Сәламәтлек дәресе уздырды.

Мыло душистое
IMG_1377
IMG_1371
IMG_1335
IMG_1333
IMG_1327

Балалар «Сәламәтлек иле»нә мавыктыргыч сәяхәт кылды. Китапханәче уен формасында балаларга сәламәт яшәү рәвешенең төп кагыйдәләрен җиткерде, сабынның килеп чыгу тарихы белән таныштырды һәм өй шартларында аны ясау рецепты белән уртаклашты. Яшь китап сөючеләр  «Күнегүләр», «Хуш исле сабын», «Сәламәтлекне сатып алып булмый», «Мәкальне тәмамла» бәйгеләрендә катнашты.
Чара азагында балалар Борис Житковның «Мыло» дигән шаян хикәясен тыңлады һәм «Азбука здоровья» Смешариклар мультфильмын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: